Иртәгә төнлә һәм көндез яшенле яңгыр явачак

Татарстанның кайбер районнарында көчле яңгыр һәм боз явуы ихтимал.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан Республикасында төнлә һәм көндез яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта республика Гидрометеоролигия һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрга кадәр булачак , көндез - 22 м/с.

Шулай ук Татарстанның кайбер районнарында көчле яңгыр һәм боз явуы ихтимал.