2013 елга Татарстанда 74 төрдәге дәүләт хезмәте электрон формага китереләчәк

Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары- мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров сөйләде

(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген татарстанлылар арасында иң зур сорау тапкан электрон дәүләт хезмәтләре ЮХИДИ гә штрафлар түләү, Күчемсез милеккә һәм аның белән операцияләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРП) мәгълүмат алу һәм чит ил паспорты рәсмиләштерү белән бәйле. Бу максатларда үз-үзеңә хезмәт күрсәтүче терминалларның киң кулланылуы дәүләт хезмәтләренең үтемлелеген һәм алар белән бәйле операцияләр санының бермә-бер артуын тәэмин иткән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров белән Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Хәйретдинов сөйләде.
Николай Никифоров сүзләренә караганда, агымдагы елның июль аенда гына инфоматлар аша Күчемсез милеккә һәм аның белән операцияләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРП) мәгълүмат алу буенча 442 мең сумлык 4300 дән артык түләүләр башкарылган. Шул ук чорда ЮХИДИ гә инфоматлар аша 3,1 млн. сумлык 11 меңнән артык штраф түләнгән.
Министр белдерүенчә, бүген Татарстанда инфоматлар ярдәмендә зур сорау тапкан 7 төр электрон дәүләт хезмәте күрсәтелә. Хәзер республикада шундый 45 электрон терминал эшли һәм алар дәүләт хезмәтләре күрсәтелә торган урыннарга гына түгел, сәүдә үзәкләренә, халык күп йөри торган урыннарга да куелган. Бүген аның уңайлыкларыннан, башлыча, Казан халкы файдаланса, ел ахырына кадәр һәр район үзәгенә кимендә икешәр инфомат урнаштыру бурычы куелган. Николай Никифоров хәбәр иткәнчә, ел ахырына кадәр республикага барлыгы 100 гә якын инфомат куйдыру ниятләнә. “Гражданнарның вакытын нык экономияләү сәбәпле, бер инфомат үз бәясен бер айда чыгара”, -ди ул.
Альберт Хәйретдинов инфоматларның булуы гражданнарны Күчемсез милеккә һәм аның белән операцияләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРП) мәгълүмат алу буенча зур чиратлардан коткара ди. Дәүләт пошлинасы түләгән гражданнар шунда ук әзер мәгълүматны алу өчен үзе өчен уңайлы вакытка электрон чиратка да баса. “2010 елның беренче яртысында идарәгә гражданнардан алынган гаризалар, узган елның шул чорына караганда 60 процентка артты. Бу моңарчы күрелмәгән хәл”, -ди ул.
Альберт Хәйретдинов алга таба дәүләт теркәвен этаплап электрон төргә күчерү зарурлыгына тукталды.
Николай Никифоров хәбәр итүенчә, республикада электрон хезмәтләргә күчүнең расланган планы гамәлдә. Аның нигезендә, 2013 елга Татарстанда 74 төрдәге дәүләт хезмәте электрон формага китереләчәк. Алар сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль тәэминат, торак-коммуналь хуҗалыгы һ.б. өлкәләрне колачлый. Мәсәлән, табибка язылу, рецепларны тутыру һәм аларны даруханәгә юллау, Техник инвентарьлаштыру бюросыннан документлар бирү, баланы бакчага яки мәктәпкә кабул итү турындагы гариза бирү - боларның барысы да электрон юл белән башкарылачак.