news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Хаҗга бару өчен анализ җибәрә торган махсус транспорт картасы ясаганнар

Уйлап табучылар әйтүенчә, бу ысул республикада инде гамәлгә кертелә башлаган.

Татарстанда Хаҗга бару өчен анализ җибәрә торган махсус транспорт картасы ясаганнар
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда анализлар тапшыру өчен универсаль транспорт картасы, шул исәптән, Хаҗга баручыларга анализлар җибәрү өчен карта рәвешендә кечкенә җайланма эшләнгән. Бу хакта «Кыр көне-2020» күргәзмәсендә «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә «IT-парк» та эшләүче фирма проектлары җитәкчесе Евгений Балобанов сөйләде.

Аның сүзләренчә, биоматериалны картага тамызып яки сылап, лабораториягә юлларга мөмкин. «Биоматериалны сыек килеш каядыр алып бару кирәк тә түгел. Кан, төкерек, мазок яки соскобны универсаль картага сөртеп, курьер аша лабораториягә җибәрергә була, анда реактивлар ярдәмендә анализ ясалачак. Һәр анализга үз реактивлары бар», — диде Евгений Балобанов.

Согуд Гарәбстанына Хаҗ өчен махсус җыелмада өй шартларында кан алырлык энәләр бар. «Бу аеруча мөслимәләр өчен уңайлы, хастаханәгә барырга кыенсынсалар, канны универсаль транспорт картасына тамызып, контейнерга салып, упаковка белән почта аша җибәрергә мөмкин. Беренче яртысы махсус лабораториядә, икенче яртысы өй шартларында саклана. Хәтта 45 ел саклана ала», — дип сөйләде белгеч.

Универсаль транспорт картасы дип аталган бу җайланманы 2016 елдан ясый башлаганнар. Уйлап табучылар сүзләренә караганда, Татарстанда аңа ихтыяҗ бар, хәзер аны киңрәк кертергә җыеналар. «Бу яңалык. Киләчәк шуның артында. Карта берничә җирдә сыналды. Анализлар җыю һәм саклау өчен дә махсус шартлар кирәк бит, ә бу ысул шактый арзанга туры килә», — ди Евгений Балобанов.

Ул чит ил компанияләре тәкъдим итә торган карталарның бәясе 350 сум, республикада эшләнгәне якынча 40-60 сум торганын әйтте. Карта хайваннар, үсемлекләр пробалары өчен дә яраклы. Криминалистикада да кулланыла.

«Ул теләсә нинди авырулар буенча анализ бирергә яраклы, хәтта ДНК анализын да ясап була. Реактивлар ярдәмендә ДНК һәм РНК ны аерырга мөмкин. Хәзер пандемия шартларында да хастаханәгә барып тормас өчен, анализларны карта һәм пакетка салып, өйдән җибәреп, нәтиҗәләрен электрон почта аша алырга мөмкин», — дип белдерде Евгений Балобанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100