news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар татарстанлыларны яшенле яңгыр һәм көчле җил хакында кисәтә

Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Синоптиклар татарстанлыларны яшенле яңгыр һәм көчле җил хакында кисәтә
"Татар-информ" архивы

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 июльдә, Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар иртәгә төнлә һәм көндез һава шартларының начараюын фаразлый. «Яшен вакытында көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot