news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч муниципаль районында М7 - Колай юлын вакытлыча яптылар

Август уртасына кадәр автомобиль юлы участогы 1,6 киометрдан 2,1 километргага кадәр реконструкцияләнәчәк.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстанда М7 автоюлы буенча Колай — Питрәч автомобиль юлы буйлап хәрәкәтне вакытлыча яптылар. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомствода ачыклык керткәнчә, республиканың Питрәч районында автомобиль юлы буенча хәрәкәт 15 августка кадәр ябылган. «Бу чорда 1,6 километрдан 2,1 километрга кадәр участокны реконструкцияләү планлаштырыла», диелә хәбәрдә.

Машина йөртүчеләр М7 трассасын, шулай ук Казан — Шәмәрдән, Иске Шигале — Питрәч, М7 — Колай — Питрәч юллары буенча урап уза алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100