news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта пластик савыт-саба җитештерә торган завод ачыла

Төзелешне киләсе елның 1 маенда тәмамларга ниятлиләр.

Мамадышта пластик савыт-саба җитештерә торган завод ачыла
«Нократ»

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Мамадыш районында «Вятка» сәнәгать мәйданчыгында «ВяткаПласт» яңа заводы төзелеше башланды. Монда пластик савыт-саба һәм башка әйберләр җитештереләчәк. Бу хакта "Нократ" газетасы яза.

Россия буенча мондый заводлар нибары бишәү, шуларның иң якыны Мәскәү өлкәсендә. Ул территориядә 1 мең километрга кадәр рентабельле. Шуңа күрә бу мәйданчык республиканың азык-төлек сәнәгате предприятиеләре һәм якын-тирә төбәкләр өчен яңа объект пластик савытлар китерү чыгымнарын киметәчәк.

Яңа завод 40 - 50 кешене эш урыннары белән тәэмин итәчәк. Аның мәйданы 1,5 мең кв. метр тәшкил итәчәк. Җитештерү эшчәнлегенең беренче этабында предприятие елына 4,5 миллион әйбер чыгарачак.

Беренче ташны Мамадыш районының  дин әһелләре – Олег атакай һәм район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев катнашында узды.

Олег атакай сүзләренчә, яңа завод район халкы файдасына эшләячәк. «Кемдер монда эш табар, кемдер җитештерелгән продукциядән файдаланыр», - диде рухани.

Илһам Миңнегалиев төзелешне башлап җибәрүгә фатиха бирде һәм Мамадыш районында тагын бер завод ачылачагына өмет белдерде.

Төзелешне киләсе елның 1 маенда тәмамларга ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100