news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта балалар аттракционнары эшли башлады

Барлык мәйданчыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре һәм санитар-эпидемиологик нормалар үтәлә.

Мамадышта балалар аттракционнары эшли башлады
«Нократ»

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). 2 июльдә Мамадышта, Нократ яр буенда балалар аттракционнары эшли башлады. Барлык мәйданчыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм санитар-эпидемиологик нормаларны үтиләр. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

«Шәһәр хуҗалыгы» МУП директоры Зөлфәт Хөснетдинов хәбәр иткәнчә, барлык утыру урыннары даими рәвештә дезинфекцияләнә. Бер аттракционга иң күбе биш кеше кертәләр.

Барлык аттракционнар ремонтланган, рәткә китерелгән. Алар көн саен, дүшәмбедән тыш, 13.00-20.00 сәгатьләрдә эшләячәк.

Билет 50 сум тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100