news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәт Мәһдиев музее ачылуга 20 ел тулу уңаеннан, әдәби-экологик экскурсия көтелә

Сәяхәткә Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр Хәсәнова, язучының апасының кызы Җәүһәр Галимова, бер төркем язучылар кайтыр дип ниятләнә.

Мөхәммәт Мәһдиев музее ачылуга 20 ел тулу уңаеннан, әдәби-экологик экскурсия көтелә
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 6 июльдә, язучы Мөхәммәт Мәһдиев музее ачылуга 20 ел тулу уңаеннан, «Мәһдиев» әдәби-экологик экскурсиясе узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә музей директоры Халидә Габидуллина сөйләде.

Язучы йөргән юллардан җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен сәяхәттә барлыгы 20-25 кеше катнашуы көтелә. «Сәяхәткә язучының кызы Гәүһәр апа Хәсәнова, Мөхәммәт Мәһдиевнең апасының кызы Җәүһәр Галимова, язучылардан Вакыйф Нуриев, Камил Кәримов, Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин, Риман Гыйлемханов кайтуы көтелә», — дип сөйләде Халидә Габидуллина.

Велосипедчылар «Казан арты» тарих-этнография музеенда 7 сәгать 30 минутта очраша. Әлегә барлыгы 7-8 кеше велосипедта булуларын әйткән. «Алар Күпербаш, Казиле, Масра, Казаклар аша Гөберчәккә килеп җитәчәк. Мин аларны сәгать 10нар тирәсендә каршы алам», — диде Халидә Габидуллина.

Гөберчәктә сәяхәт җәяү яки велосипедта дәвам итәчәк. «Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләрендә күрсәтелгән урыннар турында тарихи риваятьләр белән бәйләп сөйләргә, җәяүле экскурсия ясарга җыенам. Югарыга урманга кадәр инеш буйлатып әкренләп сөйләшеп менәчәкбез. Иң мөһиме — һава торышы яхшы булсын», — диде музей җитәкчесе.

Эскурсиядә катнашучылар музей экспозициясе белән танышачак, Мөхәммәт Мәһдиевнең каберен, туган нигезен күрә алачак. Сәяхәткә килүчеләрнең, Казаннан кайтучыларның спорт формасыннан, битлек-перчаткадан булулары, үзләре белә тамак ялгап алу өчен кабымлык алулары сорала. Музей җитәкчелеге үзе дә чәй өстәле әзерләячәген әйтте.

Халидә Габидуллина былтыр Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр Хәсәнованың 60 яшьлек юбилеена да экскурсия үткәрелгәнен искәртте. «Мөхәммәт абый эзләре буенча Арчадан Казанбаш, Үрнәк, Мөрәле, Сеҗе, Сикертән аша Гөберчәккә кайткан идек», — дип искә алды ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100