news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелү уңаеннан салют булды

Бүген Россия Президенты Владимир Путин 20 шәһәргә мактаулы исем бирү турында указ имзалады.

Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелү уңаеннан салют булды
Владимир Васильев

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән исем бирелде. Татарстан башкаласына мактаулы исем бирелү уңаеннан бүген кичке тугызда «Казан» гаилә үзәге янында бәйрәм салюты булды. Салют 5 минут дәвам итте.

Бәйрәм фейерверкы өчен 4 меңнән артык пиротехник эшләнмә файдаланылган. Бәйрәм салютлары өч ноктадан — Казансу елгасы акваториясендәге «Касә» янындагы ике баржадан һәм «Кырлай» аттракционнары паркы янындагы понтоннан ясала. Фейерверк карау өчен иң яхшы урыннар «Казан» гаилә үзәге янындагы территория һәм Кремль яр буе була. Бу турыда Казан мэриясенең Мәдәният идарәсе хәбәр итте.

Мактаулы исем бирү турында Россия Президенты Владимир Путинның указы Кремль сайтында чыкты. Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге мактаулы исем «шәһәр халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә сизелерлек өлеш керткәне, сәнәгать предприятиеләрендә хәрби һәм гражданнар продукциясе җитештерүне өзлексез тәэмин иткәне, хезмәттә батырлык һәм фидакярлек үрнәге күрсәткәне өчен» бирелә.

Казаннан тыш, Боровичи, Екатеринбург, Иваново, Ижевск, Иркутск, Магнитогорск, Түбән Новгород, Түбән Тагил, Новосибирск, Новокузнецк, Омск, Пермь, Самара, Саратов, Томск, Ульяновск, Уфа, Чиләбе һәм Ярославль дә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100