news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәбиб Нурмөхәммәтовның әтисе Мәскәүдә вафат булган

Габделмәннап Нурмөхәммәтов 25 апрельдә пневмония белән Дагыстанның бер хастаханәсенә китерелә, ә 3 майда сәламәтлеге начарлану сәбәпле, аны Мәскәүгә китерәләр.

Хәбиб Нурмөхәммәтовның әтисе Мәскәүдә вафат булган

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). UFC чемпионы Хәбиб Нурмөхәммәтовның әтисе, 57 яшьлек Габделмәннап Нурмөхәммәтов Мәскәүдә коронавирустан вафат булган. Бу хакта Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров хәбәр итте.

«Габделмәннап Нурмөхәммәтовның вафаты турында хәбәр килде. Бөтен Чечня халкыннан Габделмәннап Мөхәммәтович гаиләсенең кайгысын чын күңелдән уртаклашам! Ул үзеннән соң яхшы исем калдырып, лаеклы буын үстереп китте. Аллаһы Тәгаләнең ихтыяры шундый, һәм алдан ук язылган!» — дип язган Рамзан Кадыйров телеграм-каналда.

Габделмәннап Нурмөхәммәтов май башында Мәскәү клиникаларының берсенә коронавирус инфекциясе белән китерелә. Соңыннан аның улы «коронавирус узды» дип сөйләде, ләкин бөерләре һәм йөрәге авырта башлады.

Агымдагы елның апрель азагында Габделмәннап Нурмөхәммәтов Дагыстан хастаханәләренең берсенә үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә озатыла. Май башында аның сәламәтлеге начарлану сәбәпле, Мәскәүгә китергәннәр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100