Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Ак кәгазьгә яңа тормыш” республикакүләм акциясенең нәтиҗәләре билгеле
Акциягә Татарстанның Чүпрәле, Арча, Чистай, Әгерҗе, Спасс, Саба, Бөгелмә, Кайбыч һәм Әлки районнары кушылды. Барлыгы 8 тонна кәгазь җыелды.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Бүген Диния нәзарәтендә «Ак кәгазьгә яңа тормыш» республикакүләм акциясенең нәтиҗәләре мәгълүм булды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җәйнең беренче көнендә мөфтият «Ак кәгазьгә яңа тормыш» республикакүләм макулатура җыю хәйрия акциясен игълан иткән иде. Акция 1 июльгә кадәр дәвам итте. Быел Аллаһ исемнәрен искә алган, Коръән аятьләре һәм хәдисләр очраган китап һәм кәгазьләр шәригать кануннары буенча яндырып утильләштерде. Кәгазьләрне аеруда 18-60 яшьлек 15 волонтер катнашты. Республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне истә тотып, авырудан саклану чаралары кулланылды.
Казаннан кала акциягә Татарстанның Чүпрәле, Арча, Чистай, Әгерҗе, Спасс, Саба, Бөгелмә, Кайбыч һәм Әлки районнары кушылды. Шулай итеп, барлыгы 8 тонна кәгазь җыелды. Аларның 7,2 тоннасы (аять-хәдисләр очраганнардан башка) махсус кәгазь кабул итүче оешмаларга тапшырылды. Макулатура өчен 41416 сум акча алынды. Әлеге акча Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фонды карамагында булган авыр хәлдәге балаларны дәваларга юлланачак.
Татарстанлылар гарәпчә һәм иске имлә белән язылган борынгы китаплар да китерделәр. Алар өйрәнү һәм электрон форматка кертү өчен Диния нәзарәте белгечләренә тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз