Универсиада уты Тәтештә, Иске Чүпрәледә һәм Буада булды

Бу чараларда 65 кеше факел йөртте

  (Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Кичә Универсиада уты республиканың Тәтеш, Иске Чүпрәле һәм Буа муниципаль районнарында булды. Бөтендөнья студентлар уеннарының төп символын 65 кеше торак пунктлар урамнары буенча йөртте.
Тәтештә 24 кеше факел йөртте, ә дәрәҗәле кунак буларак бу тантанада Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов катнашты.
Иске Чүпрәле авылында ут эстафетасы Сабантуй мәйданында башланды һәм район Мәдәният йорты каршында тәмамланды. Бу авылда эстафета маршруты 2013 метр тәшкил иткән.
“Универсиада үткәрелү нәтиҗәсендә Казан хакында барлык планетада яшәүчеләр дә белде. Бөтендөнья спорт уеннары – ул зур бәйрәм һәм спорт белән шөгыльләнү өчен зур этәргеч”, - дип билгеләп үтте Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов.
Буада 30 кеше факел йөртте. Бу тантаналы чарада Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзетуллов,Татарстан Республикасының этил спирты, алкоголь продукциясен җитештерү, әйләнешен һәм сыйфатын контрольдә тоту һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Дәүләт инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, ТР Дәүләт Совтеы депутаты Шакир Яһүдин, Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев катнашты. Бүген Универсиада утын Кайбыч, Апас һәм Кама Тамагында каршы алалар, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма Медиа департаменты.