Татарстанның баш суд приставы РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итә

Гражданнар 5 нче июльдә сәгать 10.00-12.00 кабул ителә

 (Казан, 3 июль, «Татар-информ»). 5 нче июльдә РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсендә Суд приставлары федераль хезмәтенең ТРдагы идарәсе җитәкчесе - Татарстанның баш суд приставы Радик Ильясов гражданнарны кабул итә.

Гражданнар сәгать 10.00-12.00 Казан шәһәре, Кремль урамы, 12/20 адресы буенча кабул ителә.

8 (843) 221-80-36 телфон номеры буенча шалтыратып, алдан язылырга кирәк, дип хәбәр итә ТР буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте.