Бүген читтән килгән волонтерлар торак йортларга урнашты

Россиянең 35 төбәгеннән һәм 24 иленнән 5 мең волонтер Казанга килеп, өйрәнүләрдә катнашкан, аккредитация узып, униформа алган.

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Бүген социаль ипотека программасы буенча сафка бастырылган яңа йортлар беренче яшәүчеләрен кабул итте. Универсиада-2013 тә эшләячәк чит илләрдән һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән волонтерлар ике атнадан артык вакыт яшәячәк торакка кереп урнашты. Бу хакта “Казан 2013” Башкарма дирекциясенең рәсми сайты хәбәр итә.
Россиянең 35 төбәгеннән һәм 24 иленнән 5 мең волонтер Казанга килеп, өйрәнүләрдә катнашкан, аккредитация узып, униформа алган. Хәзер 20 мең кешелек команда эшкә керешергә тулысынча әзер.
“Казан 2013” Башкарма дирекциясенең волонтерлар белән эш буенча департамент җитәкчелеге, волонтер төркемнәре җитәкчеләре белән очрашуларда, Уеннар чорында волонтерлар белән идарә итү системасы, сервис мөмкинлекләре белән таныштырган.
Волонтерларны урнаштыру өчен 4 күпфатирлы йорт файдаланылачак. Йортлар Юдино бистәсендә һәм Оренбург трактында урнашкан. Волонтерларны 5,7 һәм 9 ар кешегә бүлеп урнаштыру ниятләнә. Һәр фатир җиһаз, урын-җир, сантехника белән тәэмин ителгән.
Һәр йортта волонтерлар өчен ял бүлмәсе каралган, анда Wi-Fi челтәренә тоташтырылган бизнес-үзәк, телетапшырулар карау, ашау бүлмәсе бар. Волонтерлар яшәячәк йортларда медицина ярдәме пунктлары һәм көчәйтелгән куркынычсызлык режимы оештырылачак.
Волонтерлар өчен иртәнге һәм кичке аш торак йортларда ашханәләрдә әзерләнәчәк, ә көндез алар объектларда эш урынында туклана алачак.