Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песошин Израильнең Россиядәге илчелеге вәкилләрен KazanSummitка чакырды
Песошин искәрткәнчә, быел Россия белән Израиль арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне торгызуга 30 ел була.
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Санкт-Петербургтагы Халыкара икътисади форум мәйданында Израильнең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Бен Цви белән очрашты.
Песошин искәрткәнчә, быел Россия белән Израиль арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне торгызуга 30 ел була. Илләр арасында икътисад һәм гуманитар элемтәләр өлкәсендә ике яклы мөнәсәбәтләр уңышлы үсеш ала, һәм Татарстан, Россия субъектларының берсе буларак, үз өлешен кертергә әзер, диде Премьер.
Бүгенге көндә Татарстанның яһүд җәмгыяте Россиядә иң көчлеләрнең берсе булуын сөйләде ул. Казан синагогасында Рамазан аенда ураза тотучылар өчен бәйрәм табыны әзерләнгән иде. Аның сүзләренчә, бу уңышлы мәдәниятара һәм динара хезмәттәшлекнең бик яхшы үрнәге.
Ул шулай ук Израильнең Россиядәге илчелеге вәкилләрен һәм Израиль-Россия эшлекле советы әгъзаларын Казанга «Россия — ислам дөньясы» халыкара саммитына (28-30 июль), Kazan Digital Week халыкара форумына чакырды (сентябрь).
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз