news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Машина йөртүчеләрне яңа штраф хакында кисәттеләр

Биредә кагыйдәләрне бозуның бер очрагы (билгеләнгән хәрәкәт тизлеген арттыру) хакында сүз бара.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Россиядә юлның аерым участокларында рөхсәт ителгән уртача тизлекне арттырган өчен административ җаваплылык кертергә телиләр. Бу хакта Autonews.ru порталы «Око» Фотовидеотеркәү системаларын җитештерүчеләр һәм операторлар ассоциациясенә сылтама белән хәбәр итә.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, биредә кагыйдәләрне бозуның бер очрагы (билгеләнгән хәрәкәт тизлеген арттыру) хакында сүз бара.

Җитештерүчеләр билгеләп үткәнчә, уртача тизлекне контрольдә тоту комплекслары сертификацияләнгән һәм тикшерү узган, ә алар тарафыннан билгеләнгән кагыйдә бозу очраклары өчен административ җаваплылыкка тарту Административ хокук бозулар кодексының 12.9 маддәсе нигезендә бик тә урынлы. Кодекска үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне Эчке эшләр министрлыгы Юстиция һәм Транспорт министрлыклары белән берлектә караячак.

Ассоциациядә фотовидеотеркәү җайланмалары юлларда иминлекне саклауда ярдәм итә дип саныйлар. «Шундый комплекслар белән җиһазландырылган юл участокларында авария очракларының 50 процентка кадәр кимүе күзәтелә», - дип искәрттеләр ассоциациядә.

Вице-премьер Марат Хөснуллин Хөкүмәткә 1 августка кадәр штраф салынмый торган тизлек арттыру чиген сәгатенә ун чакрымга кадәр киметү позициясен килештерергә кушкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100