news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы депутаты кайбер кешеләрне пенсиясез калдырырга тәкъдим итте

Әгәр кеше коллектор булып эшләгән икән, аңа пенсия түләнмәскә тиеш, ди депутат.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов коллекторлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче гражданнарга пенсия түләмәскә тәкъдим итте.

«Әгәр кеше коллектор булып эшләгән икән, ул пенсиядән мәхрүм ителергә тиеш», — диде депутат «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында.

Милонов сүзләренчә, моңа кадәр коллектор булып эшләгән кешеләргә теләсә нинди вазифа биләүне дә закон дәрәҗәсендә тыярга кирәк.

«Аналарга шалтыратып, улыгыз бурычын кайтармаса, без аны үтерәбез, дип янаган кешеләр нинди кабахәтләр», — дип билгеләп үтте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot