news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама волонтерлары сукбай хайваннар приютына ярдәм иткән

Алар приюттагы этләрне урамда йөрткән.

Түбән Кама волонтерлары сукбай хайваннар приютына ярдәм иткән
https://tat.e-nkama.ru

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Чиста булачак» хәрәкәте волонтерлары сукбай хайваннар өчен Олы Афанас авылында урнашкан «Хвостики» приютында булган. Ярдәмчеләр приютта чүп чыгарган, территорияне җыештырган, этләрне урамда йөрткән, идәннәрне алмаштырган, юган һ.б. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

Бүгенге көндә приютта 93 хайван бар. «Еш кына приютларда хайваннарга нәкъ менә кеше җылысы һәм назы җитми бит», — диләр акцияне оештыручылар.

Приют эшчәнлеге һәм аңа ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турында https://vk.com/clubvolonternk рәсми төркемендә танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100