news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росавиациядә пандемия вакытында Россиядән башка илләргә очу тәртибен аңлаттылар

Хәзерге вакытта халыкара авиаочышлар минимумга җиткерелгән.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы пандемиясенә карамастан, Россиядә яшәүчеләр элеккечә үк илдән һава транспортында китә ала. Бу хакта Росавиация матбугат хезмәтенә сылтама белән «Парламентская газета» яза.

«Илдән чыгып китүгә карата чикләүләр юк. Чит дәүләтләрдән пассажирларны кертүгә бәйле вакытлыча чикләүләр бар», — дип аңлаттылар ведомствода.

Ләкин хәзер даими рейслар туктатылды. Чит илдә калган ватандашларны алып кайту өчен билгеләнгән чартерлар гына оча.

«Вазгыятьне күз алдына китерик: Нью-Йорк-Мәскәү рейсы расланган. Димәк, „Аэрофлот“ Мәскәүдән Нью-Йоркка буш оча. Үз чыгымнарын өлешчә компенсацияләү өчен, компания әлеге рейска билетлар сатуны ачарга хокуклы», — дип аңлаттылар Росавиациядә.

Шул ук вакытта авиасәяхәтчеләрнең кире кайту белән проблемалары барлыкка киләчәк. Беренчедән, аларга Россиянең барлык шәһәрләренә дә очмый торган чираттагы алып кайту рейсын көтәргә туры киләчәк. Икенчедән, кайтканнан соң ике атнаны изоляциядә үткәрергә кирәк булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100