news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева: Covid-19 аркасында кешеләр сәламәт яшәү рәвешенә мөнәсәбәтен үзгәртте

Кешеләр коронавирус белән авырудан куркып, биологик өстәмәләр сатып ала башлады.

Ләйлә Фазлыева: Covid-19 аркасында кешеләр сәламәт яшәү рәвешенә мөнәсәбәтен үзгәртте

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). Россия халкы коронавирус пандемиясе аркасында сәламәт яшәү рәвеше алып бара башлады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Волга» эксперт клубы утырышында сөйләде.

«Сәламәт яшәү рәвешенә мөнәсәбәт үзгәрде.  Кызганычка, бу мөнәсәбәтне кыйммәтләр түгел, ә Covid-19 белән авыртудан курку үзгәртте», — диде спикер.

Шул сәбәпле, кешеләр биологик актив өстәмәләр белән ешрак кызыксына башлады, диде Ләйлә Фазлыева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100