Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Бердәм Россия» күп балалы гаилә укучыларына 495 мең сумга планшетлар сатып алачак
«Бердәм Россия» Covid-19 вирусын йоктырган пациентларны дәвалаучы табибларга 1,6 меңнән артык костюм сатып алган.
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Алексей Угаров). «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге күп балалы һәм аз керемле гаиләләрнең мәктәп укучылары өчен барлыгы 495 мең сумга планшетлар сатып алачак. Бу карар бүген партиянең төбәк бүлеге президиумы утырышында кабул ителде.
«Бердәм Россия» Татарстан башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин үз докладында хәбәр иткәнчә, партия әгъзалары Covid-19 йоктырган пациентлар дәвалана торган медицина учреждениеләренә һәм мәктәп укучыларын дистанцион укыту өчен гаджетлар сатып алуга акча җыйган. «Бүгенге көндә төбәк бүлеге барлыгы 1,8 млн сум акча җыйган. Бу даими әгъза кертемнәре түгел, ә максатчан характердагы аерым чаралар», — диде Марат Сәмигуллин.
Акчаларның бер өлешен Республика клиник хастаханәсе, Чаллы, Түбән Кама хастаханәләре, шулай ук Казан хосписы табиблары өчен шәхси саклау чараларын сатып алуга тотканнар, дип аңлатты ул. «Табиблар өчен 1 млн сумнан артык бәягә 1,6 меңнән артык костюм сатып алынган. Барлык костюмнарны табиблар белән килешеп сатып алганнар. Алар Татарстанда җитештерелгән, производство Казанда урнашкан.
Марат Сәмигуллин президиумга мәктәп укучылары өчен планшетлар сатып алуга калган акчаларны җибәрергә тәкъдим итте. Тәкъдим бертавыштан хупланды.
Элегрәк «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев РФ төбәкләрендә гражданнарга адреслы һәм медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен максатчан кертемнәр җыярга тәкъдим итте. Бер көнлек хезмәт хаклары күләмендә кертемнәрне «Бердәм Россия» Татарстан башкарма комитеты хезмәткәрләре, беренчел оешмалар секретарьлары, җирле совет депутатлары күчерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз