Яшел Үзән районы Карагуҗа авылында эшмәкәрләр арта

Әлегә өч крестьян-фермер хуҗалыгын ачу буенча сөйләшүләр бара.

(Яшел Үзән, 2 июнь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Яшел Үзән районы Карагуҗа авылында эшмәкәрләр арта.

Колхоз, совхозлар бетерелгәч, элек шау-гөр килеп торган биналар ташландык хәлдә, ә җирләр хуҗасыз калды. Заманында нык итеп төзелгән складларга, амбарларга баш кеше булмагач, авыл халкы үзе үк сүтәргә дә кереште. Сугыштан соңгы харәбәләрне хәтерләтүче җимереклек һәр авылда диярлек бар.

Сүтүе рәхәт бит ул, төзисе түгел. Ә кайбер авылларда мондый тәртипсезлеккә юл куймаганнар. Карагуҗада, мәсәлән, бер участокны, хуҗа табылганчы сакчы куеп, ягъни җирне рәсмиләштергәнче, ел ярым саклаганнар. Шулай эшләгәндә генә иске булса да, биналар үз хәлендә кала. Сүзем «Дания Җиһаншина» исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгы турында. Элек «Карагуҗа» ширкәтенә караган җирнең бер өлешен һәм ындыр табагын 2012 елда арендага алганнар. Иң беренче эш итеп, тирә-юне койма белән әйләндереп алына. Бөртекле культураларны саклау өчен склад төзелә.

– 130 гектар мәйданда бодай, арпа һәм печәнгә күпьеллык үлән чәчтек. Биредә даими рәвештә өч кеше эшли, сезон вакытында тагын өч кеше алабыз. Киләчәктә бөртекле культуралар үстерүне 200 га мәйданга җиткерәсе килә. Шулай ук бөртекле культураларны эшкәртү комплексын торгызырга, маллар, кошлар ризыгына кушар өчен терлек оны ясарга исәп бар, – дип сөйли хуҗалык идарәчесе Рөстәм Галәвиев.

Солярканың, ашламаның бәясе күтәрелү, конкуренция кебек авыл хуҗалыгына хас проблемалар монда да бар. Аңа карап кына бер урында тукталмаска кирәклеген яхшы аңлыйлар. Узган ел авыл хуҗалыгы техникасы алу өчен 60:40 республика программасы нигезендә трактор алганнар, комбайнны яңартырга исәп тоталар. Гомумән, киләчәккә эш планнары зурдан.

Крестьян-фермер хуҗалыгында үстерелгән печәнне якын тирә авыллардан гына түгел, ә шәһәрдә үз хуҗалыгында мал-туар тотучылар да килеп ала икән. Узган ел, хәтерләсәгез, печән мулдан булды. Шуңа да рулоны 1200-1500 сумлык печән бәясе былтыр 500-800 сумга кадәр төшкән. Хәзер авыл кешесе дә, аеруча мөгезле эре терлекне күпләп асраучылар болынга чыгып, хәлдән тайганчы печән чапмый. Ә әзер рулонны гына сатып алуны хуп күрә. Гадәттә, 4-5 баш сыер тотучылар запас белән 20-30 рулон печән ала икән.

Менә шулай, кайберәүләрнең үлә барган ширкәт җиренең бер өлешен арендага алып, авыл хуҗалыгына яңа сулыш өрергә омтылуы, әлбәттә, мактауга лаеклы. Авыл җирлеге башлыгы Марат Шакиров сүзләренә караганда, Карагуҗа халкы үз эшен башларга никтер курка. Күп эшмәкәрләр читтән килгән. Әлегә өч крестьян-фермер хуҗалыгын ачу буенча сөйләшүләр бара, алары да бу авыл кешеләре түгел. Иң авыры җирне рәсмиләштерү. Әлбәттә, үз бизнесын ачарга теләүчеләрнең кайдан килүе мөһим түгел. Чүп үләне үсеп ятканчы хуҗасыз җирләр табыш китерсен, авыл халкына эш булсын.