Җәлил хәзрәт: Дөнья бит, иртәгә нәрсә буласын белмибез – “Ватаным Татарстан”

Хәзрәт “Авыл имамы нинди булырга тиеш?” дигән сорауга җавап бирде.

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, “Ватаным Татарстан”, Фәния Арсланова). Әлеге язманы әзерләргә Тәтеш районыннан килгән хат этәргеч булды. Ул русча язылган. Кыскача тәрҗемәсе болайрак: “Хөрмәтле редакция, минем сорауларга җавап бирмәссез микән? Кайчандыр Алланы санга сукмаган яки мәчеткә укырга йөргән балаларны куып чыгарган яисә үзен дин сабагына өйрәтүчене хурлаган кеше имам, мулла була аламы?”

Хат авторы имзаны Х.Мансур дип куйган. Мансур абый редакция аңлатмасын сораса да, имам шундый булырга тиеш, дип акыл өйрәтүне урынсыз дип таптык һәм Татарстан мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашып сөйләшергә булдык. Әңгәмә барышында халыкны борчыган башка сорауларга да тукталдык.

– Газетага хат язучы фамилиясен куймаган. Намаз укыймы ул, кемгәдер үпкәсе бармы – берсен дә белмибез. Мәчеткә йөрсә, имам сайлаганда үз фикерен әйтә ала иде, – ди Җәлил хәзрәт. – Имамны өстән китереп куймыйлар. Аны авыл халкы үзе сайлый. Шулай да килештерергә кирәк, чөнки төрле агымнар бар. Шәригать буенча беренче чиратта - белеме, аннары - яше, тавышы, кешене җәлеп итә белүе исәпкә алына. “Гыйбадәте исламия” китабында да шулай язылган. Ә мин иң әүвәл кешенең әдәп-әхлагына карагыз дим. Белем­е ул соңрак та алырга мөмкин. Холыкны үзгәртүе бик җайсыз. Авылга имам табу бик авыр бүген. Шактые – 80 яшьне узган картлар. Сәбәбенә килгәндә, менә бүген иртәнге икенче яртыда мәчеттә идем инде. Җәй көне иртәрәк тә барасың, ястүдән соң төнге унбердә өйгә кайтасың. Моңа бар кеше дә чыдый алмый. Пәйгамбәребез, җитәкчеләрегезгә итагать итегез, һәр имам артына басып намаз укыгыз, шайтанны да сүкмәгез, дигән.

– Ә аннан әйбәтрәк, белемлерәк кеше табылса?..

– Алыштырырга була. Юк икән, аны хөрмәт итәргә тиешсең. Аллаһы Тәгалә кемнең кем булуына карамастан, бөтен кешегә рәхмәтле, тәүбәне кабул итә, кичерә. Бервакыт иблис белән фиргавен очрашкан. Фиргавен иблискә: “Син Аллаһы Тәгалә кушканны үтәмәдең, сәҗдә кылмадың. Мин үземне Алла дип игълан итеп, гөнаһлы булдым. Бездән дә гөнаһлы бармы?” – дип әйткәч, иблис: “Бик күп, – дигән. – Берәү икенче кешене рәнҗеткәч, ялгышын аңлап, гафу сорап барса, тегесе гафу итә алмыйм дисә, безгә караганда да гөнаһлы”. Кичермәүче үзен Аллаһы Тәгаләдән өстен куя килеп чыга.

– Имамны сайлаганда, уртак фикергә килә алмыйча, Сездән ярдәм сораган очраклар булдымы?

– Бер авылда имам юк дип, мине алып киттеләр. 1990 нчы еллар иде ул. “Булышыгыз, җеназа укырга да кеше калмый бит”, – диделәр. Бардым, җомга намазы укыдык. Шунда тәртипле генә бер кешегә: “Әйдә, үзең алын, өйрәтермен, китаплар да бирермен”, – дидем. “Ничек инде, заманында пропагандачы булдым, хәмер дә тоткаладым, хәзер мулла булып китимме?” – ди бу. Шулкадәр курыкты. Ул элек мәктәп директоры иде. Аны тәкъдим итеп ялгышмаганмын: эшен ихластан, җиренә җиткереп алып барды, мәчет төзетте, балалар укытты. Элекке вазифасында төрле чак булгандыр. Кемнеңдер кайчандыр булган гаебен актарып чыгарып, тырнак астыннан кер эзләп, ул эшләгәндә мәчеткә йөрмим, артына басып намаз укымыйм, дип әйтү дөрес түгел. Мәчеткә имам янына килмисең, ә Аллага сәҗдә кылырга киләсең. Әдәпле, иманлы мулла барында бер әрсезе, шуны таптап-изеп, әлеге эшкә алына икән, монысы, әлбәттә, кабул ителми.

– Җәлил хәзрәт, ә кемнәр имам була алмый?

– Кайчандыр хөкем ителгән кеше дә, тәүбә кылган икән, мәзин дә, имам да булырга мөмкин. Ул җитәкче органнарга гына сайлана алмый. Утырып чыгучылар арасында да мәчеттә бик әйбәт итеп эш алып баручылар очрый. Имам да күктән төшмәгән, ул да җирдә яши, фәрештә түгел. Гөнаһсыз кеше юк. Тик берәүнекен халык белә, икенчесенекен белми. Карап торырга әйбәт тоелган адәм, бәлки, начардыр. Кешенең күңелен ярып карап булмый.

– Авылда имам табу җиңел түгел, дидегез. Ул хезмәт хакына да бәйле түгелме?

– Анысы да бардыр. Күз алдына китерегез: медицина вузын тәмамлап кайтучыга – миллион сум, авыл хуҗалыгының яшь белгеченә 300 мең сум акча бирәләр. Аларга грантлар каралган, өстәмә хезмәт хакы түлиләр. Шуңа карамастан, күп районнарда табиблар, укытучылар, агрономнар җитми. Ә дин әһеле үз хисабына мәчетне тотарга тиеш, салым да түли. Иң гаҗәбе шунда: аңа бер тиен хезмәт хакы каралмаган. Кем чыдасын? Кайбер авылларда имамга йорт бирәләр, айга ун­бишәр мең сум хезмәт хакы түлиләр. Яшьләр кайта, тик озакламый китеп бара. Аларны да гаеплисе килми. 19-20 яшьлек кеше авылга кайтып төшә. Ә сала халкы мәҗлескә элекке гадәт буенча карт мулланы чакыра. Егет буш мәчеттә берничә көн утыргач, китү җаен карый.

– Авылда мәчет була торып та, аның буш торуын ничек аңлатасыз?

– Кешенең дингә килүе тиз түгел ул. Аннары халкы картая. Мәчеткә генә түгел, мәктәпкә, бакчага йөрүчеләр азая. Кеше, мәшәкатьтән туеп, баласын шәһәргә озата. Шәһәрдә дә җиңел түгел. Анда да китереп бирмиләр. Авылда болын кадәр йорт буш тора, мәктәп, бакча ябыла, йөртергә бала юк. Авылдан китүче берничә елдан малосемейка яки 1-2 бүлмәле кысан фатир алып, шунда әвәрә килә. Шулар авылда калып, дүртәр-бишәр бала алып кайткан булса, мәктәп тә, бакча да ябылмас, мәчет тә гөрләп эшләп торыр иде. Адәм баласы, олыгайгач, барыбер авылга тартыла... Үләргә авылга кайталар. Ул чагында мәктәпне дә, бакчаны да саклап булмый инде.

– Кайбер авылларда имамнар зиратны карап тора, ике-өч кенә бала булса да, җыеп укыту җаен табалар. Картлар белән дә мөнәсәбәтләре әйбәт. Ә кайберсе, җомгага ничә кеше килер икән дип, көтеп утырудан башканы белми...

– Соңгылары азрак. Күпчелек имамнар эшли. Зиратны да, мәчетне дә карыйлар. Гаеп-кыек бөтен хезмәт кешесе арасында бар. Газетага да милиция өстеннән язарлар иде, куркалар, укытучы турында да язмыйлар, балаларын укытасы бар. Ә имамны кем тели, шул сүгә. Мин Балтач районында мөхтәсиб булып 27 ел эшлим инде. Яныма: “Имамыбыз начар”, – дип тә килгәлиләр. “Ярар, хәзер җыелыш ясыйм да сине имам итеп куям. Бер ел эшләгәч, бүгенге имам белән синең эшчәнлекне чагыштырырбыз: күпме кеше йөргән, күпме кеше укыган, финанс ягы ничек? Начар эшләсәң, куып чыгарып, теге кешене куям”, – дигәч, кисәк юкка чыгалар. Кайбер газеталарга мәетне юган өчен акча сорадылар дип тә зарланып язалар. Акча түлисең килми икән, якын кешеңне үзең юарга мөмкин. Югансың, кәфенләгәнсең дип, мулла җеназа укудан баш тартмаячак. Шул аңлашылмый: мәет юган муллага 500 сум акча кызганалар, туй мәҗлесләрендә тамадага 20-30 мең сум түлиләр. Никах укыган муллага акча бирсәләр, артыннан сөйләп йөриләр. Ул да эш башкара бит. Аның хезмәт хакы да юк. Чиркәүләрдә христианны соңгы юлга озатканда түләтер өчен прейскурант бар. Бездә каралмаган, кирәкми дә. Берәүнең бирергә мөмкинлеге бар, икенче кешенең юк. Кызганыч, мөм­ин­леге булганнар күбрәк тә шаулап йөри. Шулай да, мәет юган кешенең акча сорарга хакы бар.

– Җәлил хәзрәт, ни кызганыч, үзенә кул салучылар да юк түгел. Имам мордар киткән кешеләрне җеназа укып, ясин чыгып озатырга тиешме?

– Безнең Хәнәфи мәзһәбендә эчеп үлгән кешегә дә, үз-үзенә кул салган кешегә дә җеназа укылырга тиеш. Аны имам үзе түгел, ярдәмчесе укыса хәерлерәк. Кешедән кө­әргә дә, аны ху­ларга да ярамый. Кайсы әйберне үзебезгә килмәс дип әйтә алабыз? Пәйгамбәребез: “Берәү динле булып туар, динле йортта яшәр. Җәннәткә керергә бер карыш кына калгач, тәкәб­ерлек белән берәр гамәл кылыр да җәһәннәмгә китәр. Икенче берәү динсез булып туар, динсез йортта торыр, үкенеп тәүбә кылыр да җәннәткә кереп китәр”, – дигән. Дөнья бит, иртәгә нәрсә буласын әйтә алмыйбыз.