news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан кешесе берүзе 63 эт һәм ике мәче асрый

Һәр эт шәһәр ветеринария станциясендә теркәлгән, һәркайсының ветеринар паспорты бар.

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ"). ”Дружок” шәхси приютын Эстәрлетамакта яшәүче Раиса Бецку ачкан, һәм анда ул 63 эт һәм ике мәче тәрбияли. Бу хакта Башкортстанның “БАШвестЪ” электрон газетасы хәбәр итә.

Ун сутый җирдә бер катлы торак йорт һәм ике катлы хуҗалык корылмасы бар. Дәва һәм тәрбия даими кирәк булган һәм шулай ук кечкенә эт балалары өйдә хуҗабикә янында, ә калганнары хуҗалык бинасында яши. Һәр этнең үз язмышы, ди ул. Раиса этләрне көненә ике тапкыр йорт тирәли йөртеп керә. Аның ярдәмчеләре юк. Ул берүзе аларга ашарга әзерли, җыештыра, һавада йөртә.

63 этеннән кала тагын 25 эт аңарда кураторлык буенча яши.
Һәр эт шәһәр ветеринария станциясендә теркәлгән, һәркайсының ветеринар паспорты бар.

Ул 14 ел дәвамында этләрен бер үк ветеринарга йөртә. Елына бер тапкыр аларга комплекслы прививка ясала.

“Мин, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүдән туктагач, бирешә башладым, әкренләп бар әйберемне саттым. Сатар әйбер калмагач, кешеләрдән сорана башладым. Ә хәзер миңа йөз-ике йөз сум күчерсәләр дә бик сөенәм. Мин бервакытта да үкенмим, тормышта шушы тугры дусларым булуына куанам”,- ди ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot