Чаллыда җылылык челтәрләрен ремонтлау эшләре 1 сентябрьдә төгәлләнәчәк

Көзнең беренче көнендә 1280 торак йорт һәм 253 социаль өлкә объекты әзерлек паспортлары алачак. Торак фондының 10 проценты әзер инде
(Чаллы, 3 июнь, “Татар–информ”, Евгений Сироткин). Чаллыда җылылык челтәрләрен ремонтлау эшләре 1 сентябрьдә төгәлләнәчәк. Шәһәрдә торбаларга ревизия ясау, юдыру, ГВС һәм ХВС системаларын, канализацияләрне капиталь ремонтлау эшләре башланды инде. Алты йортның берсендә җылылык системалары алыштырыла.
Көзнең беренче көнендә 1280 торак йорт һәм 253 социаль өлкә объекты әзерлек паспортлары алачак. Торак фондының 10 проценты әзер инде.
Энергия белән тәэмин итү оешмалары да капиталь ремонт эшләренә кереште. 4 чакрым озынлыктагы җылылык челтәрләре яңартылды, су үткәргеч челтәрләрнең – 33, электр челтәрләренең 43 проценты төзекләндерелде.
15–29 июнь көннәрендә җылылык челтәрләре торба үткәргечләренә гидравлик сынау һәм планлы ремонт эшләре үткәреләчәк. Үзәк һәм Автозавод районнарында кайнар су бирү туктатылачак, дип хәбәр итә Автошәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.