Салым түләүдән качу өчен бер көнлек фирмалар документларга төзәтмәләр кертүне кулай күрә

Казанның Авиатөзелеш районы прокуратурасы салым законын бозу очракларын юкка чыгару өчен чаралар күргән
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Казан шәһәре Авиатөзелеш районы прокуратурасы тарафыннан, салым законы үтәлеше мәсьәләләре буенча уздырылган тикшерүләр күрсәткәнчә, соңгы вакытта бер көнлек фирмаларны оештыру киң колач җәя.
Билгеле булганча, андый оешмалар гамәлгә куелу документларына ялган мәгълүматлар кертеп, салым түләүдән кача. Моңа бәйле рәвештә, район прокуратурасы ТР Арбитраж суды карамагына дәгъва гаризаларын тапшырган, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте. Судка мөрәҗәгать итүгә, район прокуратурасының Россия федераль салым хезмәтенең 3 нче санлы җирле район инспекциясе белән берлектә үткәрелгән тикшерү этәргеч ясаган.
Документларга төзәтмәне җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры керткән. Ул ширкәтнең Әлмәттә теркәлгән элеккеге адресын Казанда Побежимов урамындагы фатирларның берсендә дип үзгәрткән. Фатир хуҗасы тикшерү барышында аңлатканча, ул оешманы үзендә акчалата бүләк өчен теркәгән. Ширкәтнең салым түләүләре буенча бюджет алдында 1 миллион сумнан артык бурычы җыелган.
Хәзерге вакытта Побежимов урамында шул ук адрес буенча теркәлгән башка фирмалар буенча да дәгъва гаризалары әзерләнә.