Сабантуйлар Башкортстанда да матур үтә

Башкортстанда, әле үтеп киткән атна азагында, халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйлар, шаулап-гөрләп, тагын егермегә якын районда үтте
(Уфа, 3 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда, әле үтеп киткән атна азагында, халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйлар, шаулап-гөрләп, тагын егермегә якын районда үтте.
Төрле төбәкләрдәге милли бәйрәмгә республиканың югары җитәкчеләре, БР Дәүләт Җыелышы депутатлары, Хөкүмәт вәкилләре дә барды һәм урынннардагы халыкны котлап, хезмәт алдынгыларына бүләкләр дә тапшырды.
Күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Яңавыл районында да узган ялда Сабантуй бәйрәме бик матур үтте. Район халкын ел буе көтеп алган бәйрәм белән котларга БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев барды.
Авыргазы районында узган Сабантуйга Башкортстан Президенты Хакимияте балыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге вәкиллек барган иде. Алар да районның хезмәт алдынгыларына җылы котлау сүзләрен әйтте һәм бүләкләр тапшырды.
Сабантуйлар Башкортстанда май аеның соңгы атнасында ук башланып киткән иде. Сабантуй бәйрәмнәре узган районнарда җирле хакимиятләр дә, һәр елдагыча, бик күп бәйгеләр оештыра, хезмәт алдынгыларын хөрмәтли һәм аларга кыйммәтле бүләкләр, акчалата премияләр тапшыра.
Һәр җирдә, төрледән-төрле бәйгеләр белән бергә, көн озыны җыр-моң яңгырый. Язгы эшләрнең уңышлы тәмамлануы да милли бәйрәмебезнең ямен арттыра, кәефләрне күтәренке итә.
Быелгы соңгы сабантуйлар Башкортстанның тагын да берничә районында шушы атна азагында һәм тагын 12-15 июнь көннәрендә дә узачак.