Казанда “Матурлык. Шәһәрләр” дип аталган бөтенроссия арт-проекты башланды

Алинә Яхинаның “Елмай”, “Казанның символы – Кол Шәриф мәчете” һәм “Матурлык. Шәһәрләр” эскизлары Кызыл Позиция урамындагы йортларны бизәячәк
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда “Матурлык. Шәһәрләр” дип аталган бөтенроссия арт-проекты башланды. Әлеге проектны гамәлгә куючы – КИТ Финанс Инвестиция банкы. Проектның максаты – Россия шәһәрләренең йөзен яхшы якка үзгәртү.
Бүген ТР Милли музеенда әлеге проектны Казанда гамәлгә ашыруга багышланган матбугат очрашуы узды. Анда Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең Шәһәр дизайны бүлеге башлыгы Жанна Белинская, арт-проект авторы, талантлы яшь рәссам Вероника Пономарева, декоратор Альбина Назимова, КИТ Финанс инвестиция банкының төбәк директоры Людмила Зарерина катнашты.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, “Матурлык. Шәһәрләр” арт-проекты 2008 елның февралендә игълан ителгән булган. Илебезнең барлык төбәкләреннән диярлек яшь рәссамнар бәйгегә 250дән артык эскиз юллаган. Арт-проектның күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләреннән торган жюрие иң яхшы дип табылган эскизларны сайлап алган.
Казаннан бәйгегә 30-40 эш тәкъдим ителгән булган. Жюрига аларның унысы килеп җиткән. Бүген матбугат очрашуында башкала йөзен билгеләячәк сәнгать әсәрләренең кемнеке булуы игълан ителде. Ул – Алинә Яхина, Казандагы Н.И.Фешин исемендәге сәнгать училищесы студенты. Жюри Алинәнең “Елмай”, “Казанның символы – Кол Шәриф мәчете” һәм “Матурлык. Шәһәрләр” эскизларын иң яхшысы дип тапкан. Әлеге эшләр “Сагыш һәм күңел боеклыгы бетсен, матурлык, шатлык һәм позитив яшәсен!” дигән девиз белән ясалган.
Алинә Яхина эскизлары тиз арада Казанның Кызыл Позиция урамындагы 1, 3, 5 нче биш катлы йортларның алгы ягын бизәячәк.