Казанда фикер алышулар буенча I ачык турнир финалы узачак

Яшьләр арасында узачак фикер алышуларда матур сөйләү, төгәл мантыйк, дәлилләрнең ышанычлы булуына игътибар биреләчәк
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының конференц-залында, республика югары уку йортлары һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары командалары арасында фикер алышулар буенча I ачык турнир финалы узачак, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
26 нчы майдан 2 нче июньгә кадәр узган сайлап алу турларында 20 команда катнашкан. Фикер алышуларның максаты, яшьләрнең сәяси-хокукый белемен, нотык сөйләү, җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясау сәләтен арттырудан, шулай ук студентларның мәгариф системасы, дәүләт идарәсе һәм башка актуаль проблемаларга карата мөнәсәбәтен ачыклаудан гыйбарәт. Фикер алышулар матур сөйләү, мантыйк, дәлилләрнең ышанычлы булуы кебек сыйфатлар буенча бәяләнәчәк. Уен судьялары – Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты, Яшьләр оешмалары советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Второв, ТР яшьләр оешмалары советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәммәдиева, шулай ук 2007 елгы бәхәсләр буенча Казан шәһәре чемпионы Марат Фәйзуллин булыр дип көтелә.