Альбина Назимова: “Казан шәһәренең үз йөзе бар”

Алинә Яхина эскизларында тарихи Казан белән заманча шәһәр берләшкән
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда “Матурлык. Шәһәрләр” дип аталган бөтенроссия арт-проекты башланды. Бу уңайдан ТР Милли музеенда уздырылган матбугат очрашуында арт-проектның авторы, талантлы яшь рәссам Вероника Пономарева проектның ничек башланып китүе белән таныштырды.
Вероника Пономарева белдергәнчә, алар, Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт иткәндә, “соры” архитектураның өстенлек итүе белән очрашкан. “Безнең шәһәрләрне үзгәртәсебез килде. Шуннан соң без рәссамнар берлекләре, сәнгать мәктәпләре белән эшкә тотындык – лекцияләр укыдык”, - дип белдерде ул. Ә проект турында идея Вероника Пономаревага үзенең Мәскәүдә узган шәхси күргәзмәсеннән соң килгән. Аның сәнгать әсәрләрен күргәзмә залларыннан читкәрәк, күп кеше күрә торган урыннарга чыгарасы килгән.
Арт-проект Казан шәһәреннән тыш, Россиянең Екатеринбург, Новосибирск, Красноярск, Омск, Самара, Уфа, Чиләбе, Түбән Новгород, Волгоград һәм Дондагы Ростов шәһәрләрендә барган.
Бәйгегә Казаннан килгән эскизлар турында жюри әгъзасы, декоратор Альбина Назимова уңай фикерләр генә әйтте. Аның фикеренчә, Казан архитектура ягыннан болай да зарланырлык түгел. “Шәһәрнең үз йөзе бар. Ул “киңкырлы” йөз”, - дип белдерде А.Назимова. Аның сүзләренчә, шәһәрдә заманча биналар да, тарихи корылмалар да бар. Казан халкы исә шәһәрнең тарихи өлешендәге үзенчәлекле корылмаларга яхшы мөнәсәбәттә.
Альбина Назимова фикеренчә, Казанда яктылык, энергия күп. Шуңа күрә дә жюри энергия күп чагылыш тапкан, шәһәр архитектурасына туры килерлек эшләрне сайлап алган. Иң мөһиме – әлеге эшләр халыкны яртсытмаска тиеш.
Казан шәһәре Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең Шәһәр дизайны бүлеге җитәкчесе Жанна Белинская хәбәр иткәнчә, шәһәр күптәннән мондый проектларга омтылган булган. Ул арт-проектта Казан буенча җиңеп чыккан яшь рәссам Алинә Яхинаның эшләре сокландыруын билгеләп узды.
“Бу эшләр бердәм техника белән башкарылган. Без әлеге эскизларны Кызыл Позиция урамында янәшә торучы өч йортны бизәүдә кулланырга булдык. Бу эшләр яхшы тәэсирләр калдыра, аларда уңай энергия, алар шәһәребезне ачык чагылдыра”, - диде Ж.Белинская. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә шәһәр урамнарында күбрәк банерлар эленеп тора. “Алар һәрвакытта да шәһәрне бизәп бетерми. Ә мондый сәнгать әсәрләре (А.Яхина эскизлары) Казанга җитешми”, - дип, үз фикерен җиткерде ул. Һәм мондый проектларның алга таба да тормышка ашырылачагын билгеләп үтте.
Билгеле булганча, Алинәнең “Елмай”, “Казанның символы – Кол Шәриф мәчете” һәм “Матурлык. Шәһәрләр” эскизлары иң яхшылары дип табылган иде.
Алинә Яхина матбугат очрашуында сүз алып: “Чынлап та, шәһәрдә төссез йортлар күп”, - дип билгеләп узды. Ул, үз эшләренә бәя биреп, аларның берсе абстракт булуын, икенчесендә тарихи Казан белән заманча шәһәрне берләштерүен билгеләп узды.
Тагын шунысын ассызыклап үтәргә кирәк: “Матурлык. Шәһәрләр” арт-проекты Россия өчен үзенчәлекле проект булып тора һәм илбеезнең барлык талантлы кешеләрен берләштерә. Россиядәге 11 шәһәрдә гамәлгә кертелгән әлеге проектта иң яхшы эскизлар көзен Мәскәүдә куелачак һәм күргәзмәгә килүчеләр алар арасыннан проектның иң яхшы арт-объектны сайлап алачак. Әлеге эскизларның тулы бер альбомы да дөнья күрәчәк.