420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 майда антициклон йогынтысында Татарстанда температура күтәрелү дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана, явым-төшем көтелми. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.
Төнлә һава температурасы 0...+5 градус булуы көтелә. Көндез һава температурасы 15-20 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.