Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сургутта «Онытма!» эстафетасы дәвам итә
Видеоязмалар яздырганда киемнәргә аеруча да игътибар итү сорала.
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Сургутта Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Онытма!» дип исемләнгән эстафета дәвам итә. Аны Ильмира Галимова (Покачи-Мәскәү) дәвам итә, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.
- Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли — мәдәни мохтарияте «Онытма!» дип исемләнгән эстафета башлап җибәрде. Катнашу өчен Бөек Ватан сугышы турында шигырь укып, аны видеога яздырырга кирәк.
Видеоязмаларны 10 майга кадәр g.fathulova.yandex.ru электрон адресына яки 89224468865 номеры белән WhatsApp аша җибәрергә мөмкин. Сыйфатлы видеоязмалар «Татарлар — Сургут» төркемендә урын алачак. Видеоязмалар яздырганда киемнәргә аеруча да игътибар итү сорала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз