news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиңү көнендә Путин Россия халкына мөрәҗәгать итәчәк

Президент, Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнарны искә алу һәм гражданнарны бәйрәм белән котлау өчен, дистанцион эш режимын туктып торачак.

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Җиңү көнендә Президент Владимир Путин Билгесез солдат кабере янында басып торган килеш Россия гражданнарына мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков «Москва. Кремль. Путин» программасы интервьюсында сөйләгән. Интервьюдан өзекне, Инстаграмдагы үз битендә программа авторы Павел Зарубин куйган.

«Без 9 майда Президент Мәңгелек утка чәчәкләр салыр һәм шуннан барлык россиялеләргә мөрәҗәгать итәр дип көтәбез», — диде Песков интервьюда.

Дәүләт башлыгы Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнарны искә алу һәм гражданнарны Җиңү көне белән котлау өчен дистанцион эш режимын туктатып торачак.

.

news_right_1
news_right_2
news_bot