420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 3 май, "Татар-информ"). Бүген «Җиһанша белән Җир әйләнә» тапшыруының чираттагы туры эфиры булачак. Бу хакта тапшыруны алып баручы Г.Камал артисты Фәнис Җиһанша үз Инстаграм битендә хәбәр итә.
Туры эфир кунаклары: Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Вәкаләте вәкиле Эмиль Фәйзуллин, Латвия татарлары җәмгыяте җитәкчесе Ринат Ахунов, АКШта яшәүче җырчы һәм композитор Иделия Марс һәм Белоруссиядән Гөлсинә Шәрипова-Аброськина.
Туры эфир @kamalteatr Инстаграм аккаунтында 19.00 сәгатьтә башлана.