news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы мәдәният йортында «Татар кызы -2021» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Жюри әгъзалары чыгышларга музыкаль бизәлешне, кызларның сәхнәдә үзләрен ничек тотуларын, костюмнарын исәпкә алып бәя бирде.

Әлки районы мәдәният йортында «Татар кызы -2021» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 3 апрель, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Назилә Шигапова). Әлки районы мәдәният йортында «Татар кызы -2021» бәйгесе булды. Ул татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару максатында үткәрелде. 

Тамашаны район «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы мәдәният бүлеге белән берлектә оештырды. Бәйгедә 16 яшьтән 28 яшькә кадәр кызлар катнашты. Анда алты кыз — Бибай Чаллысыннан Рәзилә Мостафина, Югары Әлморзадан Ләйсән Хәсәнова, Чуаш Кичүеннән Әдилә Зәйдуллина, Базарлы Матактан Илвина Әхмәрова, Алия Мөхәммәткәримова, Рәмилә Гайфуллина чыгыш ясады. 

Беренче бирем «Үзем турында үзем» дип аталды. Кызлар үзләре турында матур итеп сөйләделәр. Бала чакларында нинди чараларда катнашканнар, хәзер нинди уңышларга ирешәләр — барын да бәян иттеләр. Болар экрандагы фотоларда, видеоязмаларда чагылып барды. 

Жюри әгъзалары чыгышларга музыкаль бизәлешне, кызларның сәхнәдә үзләрен ничек тотуларын, костюмнарын исәпкә алып, шулай ук оригинальлек һәм артистлык критерийлары аша бәя бирде. 

Өченче бәйге — «Иҗади ярыш”та кызлар үзләренең сәләтләре белән жюри әгъзаларын таң калдырырга тиеш булдылар. 

«Мондый чаралар аша без үзебезнең йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне кире кайтарабыз. Туган телебезнең нинди матур һәм кадерле икәнлеген күрсәтәбез», — диде район «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Илһамия Әбҗәббарова. 

Катнашучыларга истәлекле бүләкләр бирелде. Ә аларга чыгыш ясарга булышкан иҗат төркемнәре Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100