Актаныш районының Каенлык авылында яшәүче юбилеен авылдашлары белән бергә каршы алды

Бүген авылда дүрт кенә хуҗалык, анда 6 кеше яши.

(Актаныш, 3 апрель, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актаныш районының Каенлык авылында Азат абый Нәгыймов үзенең 70 яшьлек гомер бәйрәмен авылдашлары белән берлектә билгеләп үтте. Бүген авылда дүрт кенә хуҗалык, анда 6 кеше яши.

Гомер буе «Тамыр» хуҗалыгында эретеп-ябыштыручы булып эшләгән Азат абыйның әлеге бәйрәмен истәлекле итеп үткәрү өчен хуҗалык җитәкчесе Ильяс Мирзаянов барлык шартлар да тудырган. 

Авылдашлары, килгән кунаклар урам уртасында хуҗалык пешекчеләре көче белән әзерләнгән өстәл тирәсендә рәхәтләнеп күңел ачты, кайнар бәлештән авыз итте. Азат абыйга изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. 

Бернинди социаль объектлары булмаса да, биредә яшәүчеләр төшенкелеккә бирелми. Җәй көне автокибет килә, ә кышын почта хезмәткәре Миләүшә Закирова газета-журналлар белән бергә продукция дә алып килә. 

Бүген дә алар үзләренә булган кадер-хөрмәт өчен Ильяс Мирзаяновка, Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттаховка чын күңелдән рәхмәт әйтте.