news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында яшь инспекторларны дистанцион рәвештә укыталар

Яшь инспекторлар остазлары белән бергә «Имин тәгәрмәч» Бөтенроссия бәйгесенә әзерлекне дәвам итә.

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында яшь инспекторларны дистанцион рәвештә укыталар
Госавтоинспекция РТ

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Үз-үзеңне изоляцияләү чорында Татарстанның яшь инспекторларын дистанцион рәвештә укыталар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Отряд җитәкчеләре видеоэлемтә буенча онлайн режимында яшь инспекторларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү нигезләренә өйрәтә. Алар шулай ук велосипедта идарә итү курсын да үзләштерә.

Моннан тыш, яшь инспекторлар остазлары белән бергә «Имин тәгәрмәч» Бөтенроссия бәйгесенә әзерлекне дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100