420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева якын арада Татарстанда SMS-пропуск белән урамга чыгу вакыты арттырылырга мөмкинлеген әйтте. Бу хакта ул бүген Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте.
«Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында урамга чыгарга рөхсәт алу өчен булдырылган SMS-хәбәр сервисының эшли башлаган көннәрендә үк вакытны арттыруны сорап, мөрәҗәгатьләр килде», — диде Ләйлә Фазлыева.
Хәзерге вакытта пропуск нибары бер сәгатькә генә өйдән чыгу мөмкинчелеген бирә.