news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусны ачыклау өчен барлыгы 12,5 мең тест үткәрелгән

Тикшеренүне республикада тәүлек эчендә 1,5 мең тапкыр уздырырга мөмкин.

Татарстанда коронавирусны ачыклау өчен барлыгы 12,5 мең тест үткәрелгән
архив tatarstan.ru

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда яңа төр Covid-19 коронавирусны ачыклау буенча барлыгы 12,5 мең тест үткәрелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

«Бүгенге көндә гигиена һәм эпидемиология үзәгеннән тәүлек саен 500әр тест ясый, сәламәтлек саклау министрлыгы лабораториясе дә әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнә. Лабораториядә тәүлегенә мең тапкыр тикшеренү үткәреп була, ягъни бүген без көн саен 1,5 мең тапкыр тикшеренү эшли алабыз», — дип аңлатты ул.

Моннан тыш, Марина Патяшина әлегә резервтагы лабораторияләр дә барлыгын әйтте. «Алар тестлар уздырырга әзер», — дип өстәде спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100