news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус йоктырган 4 кеше чит илдән килүчеләр белән аралашкан булган

Республикада коронавирус белән авыруның егерме биш очрагы расланган.

Татарстанда коронавирус йоктырган 4 кеше чит илдән килүчеләр белән аралашкан булган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда коронавирус йоктыруның егерме биш очракның дүртесе чит илдән кайтучылар белән якын аралашудан булган дип санала. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

«Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус инфекциясенең расланган егерме биш очрагы бар. Шул ук вакытта егерме бер очрак — чит илдән кайткан кешеләрдә табылган һәм дүрт очрак — вирус йөртүчеләр белән якын аралашу сәбәпле күчкән», — диде Патяшина.

Егерме биш авыруның алтысы инфекцияне симптомсыз йөртә. «Бу күрсәткеч, Россиядәге кебек, республикада егерме дүрт процентка якын», — дип хәбәр итте спикер.

Моннан тыш, ул яңа коронавирус инфекциясенең симптомсыз йөртүче бер кешедән, кагыйдә буларак, бер кешегә генә йога алуын, ә клиник симптомнар булган очракта, авыру белән кимендә өч кеше зарарлана алуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100