420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген Казанда үз-үзеңне изоляцияләү индексы 4,2 баллга җитте. Әлеге уңайдан Татарстан башкаласы Россия шәһәрләре арасында алтынчы урынны били, диелә «Яндекс» компаниясе тикшеренүендә.
«3 апрель, иртәнге 8, урамда беркем дә юк диярлек», - диелә сервис сайтында.
2 апрельдә исә Татарстан башкаласында үз-үзеңне изоляцияләү индексы 3,9 балл тәшкил иткән, бу 1 апрельгә караганда 0,1 баллга артыграк.
Республика шәһәрләре арасында әлеге параметрның иң югары дәрәҗәсе Чаллыда билгеләп үтелгән: бүген иртәнге 8дә Автокалада үз-үзеңне изоляцияләү индексы 4,5 баллга җиткән.
Сервиста билгеләп үтүләренчә, әлеге индекс шәһәр халкының үз-үзен изоляцияләү дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә.