Ингушетиядә гадел сатып алучыларга исәпләнгән кибетчесез кибет ачылган

Башка төбәкләрдә кибетчесе булмаган кибетләрне ачарга батырчылык итмәс идем, ди Маусар Мерзоев

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Ингушетиядә эшмәкәр Маусар Мерзоев гадел сатып алучыларга исәпләнгән кибетен ачкан. Биредә кибетче яки акча исәпләүче автоматлар юк, кеше товарны үзе сайлап алып, акчаны гадел рәвештә үзе калдырып китә. Мерзоев бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Бал сату кибетем ел ярым кибетчесез эшли. Бу кешеләрдә кызыксыну уятты, бал алучылар артты гына. Сатып алучылар арасында башка шәһәрләрдән килүчеләр дә бар. Андыйлар, гадәттә, балны төнлә сатып ала. Шуңа күрә мин, төнлә кибеткә йөрмәс өчен, аны ачык килеш калдыра башладым. Өемнән кибеткә кадәр 20 чакрым юл. Хәзер кибет тәүлек әйләнәсе кибетчесез эшли», — ди Маусар Мерзоев.

Эшмәкәр сатып алучыларның төрлесе булуын әйтте. Алдаучылар, акчаны тиешенчә бирмәгәннәр дә бар икән. «Минемчә, кешенең гадел булуының 90 проценты — диннән, ә 10 проценты тәрбиядән тора. Дини кешеләр иртәме-соңмы кылган гамәлләре өчен җавап бирәсен аңлый. Кибетемнең зират янында урнашуы да сатып алучыларның гадел булуына тәэсир итми калмыйдыр», — диде эшмәкәр.

Эшмәкәр баштарак керемне санап тикшергән, ә хәзер бары тик җыелган акчаны алып, яңа баллар куеп калдыра гына. Сатып алучылар арасында балның тулы бәясен түләп бетермәүчеләр дә була икән. Алар ни сәбәпле шулай итүләрен соңыннан шалтыратып аңлата башлаган. «Шулай ук Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен азык-төлек, җиләк-җимеш калдырып китүчеләр дә була», — ди Мерзоев.

Кибеттә сатыла торган бал эшмәкәрнең үз умарталыгыннан җыела. «Бөтен гаиләбез умартачылык белән шөгыльләнә. Үземдә җитмешкә якын умарта бар», — дип сөйләде Маусар Мерзоев.

Эшмәкәр кибетчесез сату системасын бөтен илгә кертеп булмаячагын әйтте. «Нальчик шәһәрендә кибетем бар иде. Анда кибетче булса да урлашалар иде. Башка төбәкләрдә сатучысы булмаган кибетләрне ачарга батырчылык итмәс идем», — ди Маусар Мерзоев.