news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эш урыны булган 65 яшьтән өлкәннәргә изоляция вакытында пособие түләнәчәк

«6 апрельдән 19 апрельгә кадәр аларга эшкә яраксызлык электрон кәгазе язып биреләчәк», — диде Фердинанд Закиров.

Эш урыны булган 65 яшьтән өлкәннәргә изоляция вакытында пособие түләнәчәк
Рамиль Гали

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Эш урыны булган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә коронавируска бәйле изоляция вакытында пособие түләнәчәк. Бу хакта карантин вакытында эшкә яраксызлык кәгазьләре бирү һәм пособие түләү темасына «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Социаль иминият фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Фердинанд Закиров әйтте.

Ул 1 апрельдә 65 яшьтән олыракларга карантин вакытында эшкә яраксызлык документлары буенча пособие түләү буенча карар кабул ителгәнен искәртте. «Бу эшләүче, иминиятләштерелгән, бүген изоляциядә булган гражданнарга кагыла. 6 апрельдән 19 апрельгә кадәр аларга эшкә яраксызлык электрон кәгазе язып биреләчәк», — диде Фердинанд Закиров.

Әгәр моңа кадәр гариза язарга кирәк булса, хәзер кирәкми. Оешма хезмәткәрләр исемлеген җибәрә, кеше чыннан да анда эшлиме икәнен белү өчен, Социаль иминият фонды Пенсия фонды белән исемлекне тикшерә. Электрон эшкә яраксызлык кәгазе формалаштырыла. Ул РФ Социаль иминият фонды билгеләгән медицина учреждениесендә ясала. «Төбәк дәвалау оешмасы түгел, ә Мәскәүнеке», — диде белгеч.

«Аннары пособие түләү өчен безгә килә. 14 көн тулысынча түләнәчәк. Гржданинның счетына шул акча күчә», — диде Фердинанд Закиров. Акча эш белән тәэмин итүче оешма уртача хезмәт хакы турында мәгълүмат җибәрә, пособие шуннан чыгып түләнә.


Галерея: Пресс-конференция о выдаче листов нетрудоспособности в случае карантина
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100