news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит илдән кайтучыларга шул көнне үк электрон эшкә яраксызлык кәгазьләре ачыла

«Чит илдән кайтуыгызны раслаган барлык документларны теркәп, электрон гариза җибәрә аласыз», — диде Фердинанд Закиров.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чит илдән кайтып, карантинга китүчеләргә шул көнне үк электрон эшкә яраксызлык кәгазьләре ясала. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Социаль иминият фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Фердинанд Закиров сөйләде.

Ул РФ Хөкүмәте дәрәҗәсендә карантинга кагылышлы ике карар кабул ителгәнен искәртте. 18 мартта карантин аркасында эшкә яраксызлык кәгазьләре буенча вакытлыча кагыйдәләр кертелде.

«Чит илдән кайткан кешегә җәяү беркая барырга кирәкми. Чит илдән кайтуыгызны раслаган барлык документларны теркәп, электрон гариза җибәрә аласыз. Шул көннән башлап, электрон эшкә яраксызлык кәгазе рәсмиләштерелә. Татарстанда моның белән Казанның 18 сырхауханәсе шөгыльләнә», — диде Фердинанд Закиров.

Бала карау чорында вакытлыча эшкә сәләтсезлекне имининиятләштерү бүлеге башлыгы Аида Волкова әйтүенчә, fss16.ru сайты аша кереп, үз логин, паролең белән гариза формасын алып, анда үз мәгълүматларыңны кертергә мөмкин. Әгәр чит ил паспортында штампта дата ачык күренмәсә, юл билетларын күрсәтергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100