news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит илдән кайткан карантиндагы кеше белән яшәүчеләргә дә пособие түләнәчәк

Коронавируска бәйле карантинда булу сәбәпле, 14 көнлек карантинга эшкә яраксызлык буенча кәгазьгә электрон гариза тапшырып була.

Чит илдән кайткан карантиндагы кеше белән яшәүчеләргә дә пособие түләнәчәк
архив/Егор Никитин

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чит илдән кайткан кеше изоляциягә китеп, башкалар белән контактта булмау өчен бурычлы. Әгәр үз өеннән аерым җиргә китәргә мөмкинлеге юк икән, аның гаилә әгъзаларына да карантин буенча пособие түләнә. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Социаль иминият фондының Татарстан буенча идарәсе хезмәткәре Аида Волкова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, чит илдән кайтучы гына түгел, аның белән бергә яшәүчеләр дә эшкә яраксызлык кәгазенә электрон гариза бирә ала. Социаль иминият фонды сайты аша дәүләт хезмәтләре бердәм порталында логин, пароль белән теркәлеп, гариза формасын тутырырга була. Әгәр карантиндагы кешенең гаилә әгъзасы портал аша үз шәхесен раслый алмаса, чит илдән кайткан якыны аңа шәхси кабинеты аша гариза тапшыра ала.

Аида Волкова әйтүенчә, гаилә әгъзаларының прописка урыны бер булса бик яхшы. Шулай ук, рәсми никахлары турында таныклык җитә. Әгәр документлар булмаса, яшәү урыны буенча сырхауханәгә шалтыратып, кеше чит илдән кайтучы белән бергә яшәвен әйтә ала. Медицина хезмәткәре өйгә килә, үз күзәтүенә ала һәм «больничный» кәгазе яза.

Аида Волкова пособие күләме кешенең хезмәт стажына һәм алдагы ике елда уртача айлык хезмәт хакына бәйле рәвештә билгеләнгәнен искәртте. Изоляция буенча карантин чаралары 14 көн срогында билгеләнгән. Әгәр кеше чит илдән кайтып, 14 көн узгач мөрәҗәгать итсә, документ рәсмиләштерелми.

«Карантин буенча пособие ике этапта түләнә. Башта беренче җиде көндә, аннары 14 көн узгач, карантиннан соң. Барлык көннәр отпускка туры килә икән, түләнми. 14 көн эчендә отпуск көннәре тәмамланса, калган көннәргә дә пособие каралган», — дип аңлатты белгеч.

Карантин кәгазе әле сәламәтлек проблемалары буенча мөрәҗәгать итмәгән кешеләргә дә кагыла. Авырган кешегә 01 коды белән «больничный» рәсмиләштерелә. Ул очракта пособие карантин буенча 14 көн түгел, ә кеше сәламәтләнгәнче түләнәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100