news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр гадәти режимда эшләячәк

Кафе һәм рестораннар ризыкларны китереп бирү хезмәте аша эшләүләрен дәвам итәчәк.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева азык-төлек сатучы кибет челтәрләре һәм даруханәләр эшчәнлеген туктатмаячагын белдерде. Бу хакта ул Хөкүмәт Йортында оештырылган туры элемтә вакытында сөйләде.

«Көнкүреш һәм сәнәгать товарлары, азык-төлек продуктлары белән сәүдә итүчеләрнең эше йөз метрга кадәр мәйданда урнашкан кибет һәм оешмаларда туктатылмаячак. Республика территориясендә азык-төлек сату белән шөгыльләнгән кибетләр ябылмый. Чикләүләр даруханәләргә дә кагылмый», — диде ул.

Моннан тыш, кафе һәм рестораннар халыкка ризыкларны китереп бирү хезмәте аша яки заказ биргән урында алып чыгып бирү форматында гына эшләүләрен дәвам итәчәк. Искәртеп үтик, кичә Россия Президенты Владимир Путин эшләми торган көннәр режимын 30 апрельгә кадәр озайтты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100