Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Студентларның матбугат чаралары ассоциациясе эшли башлады
Оешма республикада студентлар медиа үсешенә ярдәм итү белән шөгыльләнәчәк.
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Татарстанда республиканың Студентлар массакүләм мәгълүмат чаралары ассоциациясенең беренче съезды узды. Ул студентлар медиа үсеше һәм аңа ярдәм итү белән шөгыльләнәчәк.
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте «Инстаграм» сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.
«Ассоциация ирекле әгъзалыкка нигезләнгән. Ул безнең республикада студентлар медиасын үстерү һәм аңа ярдәм итү максатыннан оештырылган студентлар матбугат чаралары берләшмәсеннән гыйбарәт», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Ассоциациягә 40 матбугат чарасы кергән, аларның 36сы республика югары уку йортларында эшли.
Оешма 2019 елда ук барлыкка килә, әмма беренче рәсми съезд һәм рәисне сайлау хәзер генә булды. Быел берләшмәдә студентлар медиасы санын җитмешкә кадәр җиткерү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз