420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Март аенда Татарстанда яшәүчеләр Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан өч көн рәттән ял итәчәк.
«Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Шулай итеп, 2021 елда биш көнлек эш атнасында 6, 7 һәм 8 март ял көннәре булачак», — диелә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, быел Казан эш бирүчеләренең яртысыннан артыгы 23 февраль һәм 8 Мартка корпоратив кичәләре үткәрмәячәк. Гомумән алганда, ил буенча чаралар үткәрүдән баш тарткан компанияләр саны 53 процент тәшкил иткән, бер ел элек исә эш бирүчеләрнең 44 проценты корпоратив үткәрмәгән булган.