news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яшәүче Андрей Жук Россиянең иң яхшы донорларыннан берсе булып танылган

Ул 152 тапкыр барлыгы 68 литрдан артык кан биргән.

Түбән Камада яшәүче Андрей Жук Россиянең иң яхшы донорларыннан берсе булып танылган
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүче Андрей Жук «Россиянең иң яхшы доноры — 2020» бөтенроссия конкурсында өченче урын алган. 60 яшьлек пенсионер 152 тапкыр барлыгы 68 литрдан артык кан биргән.

Түбән Камада барлыгы 1 545 мактаулы донор яши. Андрей Петрович — әлегә Россия трансфузиологлар ассоциациясе советы рәисе һәм Россия табигый фәннәр академиясе академигы Евгений Жибурт имзасы куелган диплом алган бердәнбер кеше. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Андрей Петрович, геморрагик бизгәк белән авырып терелгәч, 80нче елларда кан бирә башлый.

«Авырып терелгәннән соң ике ай узгач, тычкан бизгәге белән авыручы пациентларга салу өчен, гипериммун плазмасын тапшыру үтенече белән Казаннан хат килде. Шулай кан бирә башладым. Казанда бер кызга операция ясаганда, турыдан-туры тоташтырдылар. Өч айга бер тапкыр кан тапшыра идем, кан тапшыру станциясеннән безгә күчмә бригадалар килгәндә аена бер тапкыр да тапшырдым. Әлбәттә, алга таба да тапшырачакмын», — ди Андрей Жук.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100