news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов читтән торып укуга һәм эшләүгә фикерен әйтте

«Кеше - коллективта, балалар яшьтәшләре арасында булырга тиеш», — диде Президент.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов читтән торып укуга һәм эшләүгә карата фикерен әйтте.

«Мин тискәре карыйм. Кеше коллективта булырга тиеш — мәктәп укучысы, аппарат хезмәткәре булса да. Журналист ничек читтән торып эшләсен?! BBC ны карап, күчереп язсынмы? Без үзебез практикада бу эш алымын хупламыйбыз», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.  

Сүз уңаеннан, Президент ковид пандемиясе чорында компанияләрнең 65-67 мең кешесе өйдән эшләгәнен, хәзер 24 мең тирәсе кеше дистанцион эшләвен искәртте.

Рөстәм Миңнеханов балаларның да өйдән укуын хупламавын әйтте. «Ничек инде өйдән укып булсын?! Бер чор гына була аладыр ул, ләкин бала коллективта яшьтәшләре арасында булырга тиеш», — диде.

Узган елда 6 апрельдән мәктәп укучылары дистанцион укуга күчкән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100